Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнис Хаҗиповта чын мөгаллимнәргә хас сыйфатларның барысы да бар

Бәләкәй чагымда укытучы булуы бик җиңел дип уйлый идем.

  Ләкин соңрак шуны аңладым: белемле булган очракта да, моны сабыр гына башкаларга аңлата, яшь буынны әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләү өчен, бар яктан да үзеңә дә үрнәк  булырга кирәк. Ә мондый сәләт сирәкләрдә генә була. Халык та бит: "Укытучы булып туарга кирәк" - ди. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул.

   Сүзем, хезмәттәшләре, укучылар, әти - әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек, үзенең лаеклы эшләре белән районда таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле,  таләпчән җитәкче, мөгаллим  Фәнис Харис улы Хаҗипов турында.  Аңарда чын мөгаллимнәргә хас сыйфатларның барысы да бар.

   Хәрби хезмәтне тәмамлап, авылга кайткан яшь егетне ул чордагы мәктәп директоры Нуретдин Кашап улы  Иске Чаллы мәктәбенә математика укытучысы  итеп эшкә ала. Фәнис Харис улы бу вакытта читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлегенең 2 нче курсында гына укый торган була. Үзе дә укытучы гаиләсендә туган егет тиз арада укучыларның яраткан остазына әйләнә.  Чыннан да, әлеге абруйлы һөнәрне яратып китүендә, серләренә төшенүдә Фәнис Хаҗиповның әтисе талантлы  укытучы Харис абый белән әнисе Гөлҗиһан апаларның өлеше зур була.

    1989 елда  мин дә туган мәктәбемә эшкә килдем. Шул вакыттан бирле  Фәнис Харис улы белән бер коллективта хезмәт итәбез. Ул хезмәттәш буларак та бик ярдәмчел. Аңарда  масаю, зур дәрәҗәгә ирешүнең мин-минлеге бөтенләй юк. Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән дип борчылучы ул.

Әлеге һөнәр кешесеннән аеруча балаларны ярату, алар белән уртак тел таба белү, фәнеңне аңлатуга зур тырышлык кую таләп ителә.  Фәнис Харис улы көчен кызганмый. Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек тырыш, ихтирамлы. Хезмәттәшем буларак, мин аңа сокланам. Ул бик белемле, күп эзләнә, бар яңалыклардан да хәбәрдар. Сеңлесе Гөлнур да бит абыйсының  укытучы эшен яратып эшләвенә кызыгып һәм гаилә традициясенә тугры калып,  мөгаллим һөнәрен сайлый.

     Фәнис Харис улы менә ничәнче көзен мәктәп бусагасыннан мөгаллим буларак атлап керә. Шуның 30 елы мәктәп директоры вазифасында үтелгән.

Районда танылган  Иске Чаллы мәктәбе – аның икенче туган йорты. "Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм итә", -  диләр аның турында хезмәттәшләре. Әйе, хөрмәтле укытучы да, кешелекле, таләпчән, тәртип яратучы директор да ул – Фәнис Хаҗипов.

    – Директорлар арасында эшләгән еллар буенча да, яшь буенча да иң өлкәнедер мин,– ди ул, елмаеп.

Фәнис Харис улы җитәкче буларак хезмәтен башлаган елларда мәктәп әле  утын белән ягып җылытыла. Бүлмәләр салкын, җылыту системалары иске була. Беренче эш итеп ул мәктәпнең җылыту системасын алмаштырырга, төзекләндерергә алына. Районда газлаштыру эше башлангач, Иске Чаллы  урта мәктәбе райондагы белем йортлары арасында беренчеләрдән булып зәңгәр ягулык белән ягып җылытыла башлый. Әлбәттә, бу эш тә директорның көн-төн тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.

   Фәнис Харис  улы җитәкчелек иткән чорда мәктәп яшь, белемле хезмәткәрләр белән тулылана. 1990 нчы еллардан бирле мәктәп яңа уку елына әзерлек буенча һәр ел диярлек  алдынгы  урыннарны алып килә.  Иске Чаллы мәктәбе укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшыралар. БДИ башланганнан бирле Иске Чаллы мәктәбе бер генә бала да имтиханнарны тапшыра алмыйча, аттестатсыз калмый. Киресенчә, укучылар кайбер фәннәрдән бик зур баллар җыеп, югары уку йортларына укырга керәләр. Укучылар саны аз булган кечкенә мәктәп булса да, төрле бәйгеләрдә, олипиадаларда, спорт ярышларында  мәктәп укучылары алдынгылыкны бирмиләр. Болар барысы да җитәкченең кадрлар белән эшли белү осталыгы нәтиҗәседер дип уйлыйм.

   Фәнис Харис улының тормыш иптәше  Фәүзия ханым да Иске Чаллы мәктәбендә  башлангыч сыйныфларда  балаларга белем бирә. Ул да  Хаҗиповлар гаиләсендәгеләр кебек көчле укытучы да,  уңган, булган, бик өлгер хуҗабикә дә. Бар җир тәртиптә, чисталык хөкем сөрә. Аларның икесе белән дә тормыш-көнкүреш, бакчачылык,  умартачылык турында да бик иркенләп сөйләшеп була. Бу гаиләнең ишегалдына узсаң да,  гөлләр иленә эләккән кебек буласың.

 Уллары Нәфис,  кызлары Фәнисә – нәкъ үзләре кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш балалар.  Хаҗиповлврның бергә үткән  25 еллык  гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек. Алар икесе бербөтен. Бу мәктәбебезнең тормышында да ачык чагыла. Җитәкчелек эшенең бөтен җавапчылыгын аңлаган Фәүзия ханым – Фәнис Харис улы өчен ышанычлы терәк һәм алыштыргысыз ярдәмче. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул.

Фәнис Харис  улының намуслы хезмәте төрле елларда район башлыгының, мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнгән.  Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен күреп,  "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе  белән бүләкли...

... Бер карасаң, гади генә хезмәт юлы кебек. Шул гади генә юлда күпме игелек кылынган да, үткәннәр ак җеп булып сузылган!

 Гөлүсә Галләмова,

Иске Чаллы мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев