Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз” дигән парламент дәресе узды

Узган атнада Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә “Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз” дигән исем астында парламент дәресе узды. Әлеге чара Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Бу көнне гимназиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, аның кануныйлык һәм хокукый тәртип комитеты әгъзасы Александр Чубаров, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутов мактаулы кунаклар булды. 

Иҗат аша – буыннар бәйләнеше


Дәрес балаларның йөрәкләргә үтеп керердәй йогынты ясаучы чыгышларыннан башланды. Алар җыр һәм шигырьләр аша вакыт, буыннар бәйләнеше турында җиткерергә теләде. “Россиядә сугыш ачысы кагылмаган бер генә йорт та юк...” – әлеге мәгънә чара нигезенә салынган иде.
Александр Чубаров, балаларга мөрәҗәгать итеп, мондый очрашуларның әһәмиятен ассызыклады.


– Бүген күргәннәрдән зур тәэсирләр алдым. Без шундый республика проектларының үсеп килүче буынның Бөек Ватан сугышы тарихы, безнең әти-әниләр, әби-бабаларыбызга төшкән авырлыклар турындагы белемнәрен тулыландыруын бурыч итеп куябыз, – дип ассызыклады ул.


Депутат шулай ук гимназиячеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы барлыкка килү тарихы, парламент ничек оешу, комитетлар эше турында да сөйләде. Ул яшьләрнең хокукларын белеп үсү һәм үз фикереңне әйтә алу мөһимлегенә аеруча басым ясады.


Александр Анатольевич, яшүсмерләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүләре өчен, гимназия укытучыларына рәхмәтен әйтте.


– Татарстанда – Россия Федерациясенең таянычы булган алдынгы субъектларының берсендә тууыгыз белән горурланыгыз, – диде депутат, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Үзегезне үсеш өчен хезмәт итәргә әзерләгез. Яхшы укыгыз, һөнәрле булыгыз, Ватаныгызны яратыгыз. Һәм сезнең барысы да килеп чыгачак. 

 
Хәтер онытылмасын

Иске Матак мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Тихонов үз чыгышында, гаиләң һәм туган җирең тарихын белми торып, халкыбызның героик үткәне турындагы истәлекләрне саклап булмавына басым ясады.


– Дата һәм вакыйгаларны гына өйрәнергә түгел, ә безгә кадәр яшәүчеләр белән бәйләнеш булдыру мөһим. Хезмәт һәм сугыш батырлары ул – дәреслекләрдәге җыелма образлар түгел. Алар –безнең дәү әтиләр, бабаларыбыз. Һәм бурычыбыз – әлеге хәтерне бездән соңгы буынга тапшыру, – дип мөрәҗәгать итте мөгаллим укучыларына.
“Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз” парламент дәресе,  16 сыннан башлап, 28 февральгә кадәр республиканың бар мәктәпләре һәм уку йортларында узды. Ул – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф үсеше институтының 2009 елдан тормышка ашырылып килә торган уртак проекты. Быел аның унсигезенче тапкыр узуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев