Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фоат Вәлиев: “Тынычлык теләп, догалар кылыйк”

Районда якташыбыз, ТР ның Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев исеменнән дүртенче ифтар Ургәгарда узды. Биредә клуб фойесына “Актай” кафесы хезмәткәрләре, җитмешләп кешегә исәпләп, берьюлы күмәкләп авыз ачар өчен, озын-озын өстәлләр куеп, мул табыннар хәзерләгәннәр иде.

Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев мәҗлесне, гадәттәгечә, вәгазь сөйләүдән башлады. Аннан ил-көнгә тынычлык теләп, мәрхүмнәрне искә алып,  догалар кылынды. Авыз ачып, ахшам намазы укылгач, кунаклар сыйлы табыннар артында аралашып, тукланып утырдылар.
Кунаклар алдында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов чыгыш ясады. Ул Фоат Вәлиевка районның татарлар яшәгән күпчелек авыллары ир-атларын чакырып авыз ачтыру мәҗлесләре уздырганы өчен ихлас рәхмәтләр җиткерде.
Фоат Вәлиевич Ургәгаргә җыелган кунакларны, ә алар Иске Чаллы, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы, Иске Камка, Яңа Камка, Карамалы, Алпар һәм Татар Мулласы авллараннан килгәннәр иде, кайнар сәламләде. Ифтарда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек теләде.
– Безнең бар нәрсә дә хәзер җитеш, бары тынычлык кирәк. Махсус хәрби операция безнең өчен уңышлы тәмамланып, егетләребез яудан тизрәк сау-сәламәт көе кайтсыннар иде. Бүген без Аллаһы Тәгаләдән тынычлык сорап догалар кылыйк. Барыгызны да алдагы Ураза гаете белән котлыйм , – диде Фоат Вәли улы.
  Ургәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов та Фоат Вәлиевка рәхмәтләрен җиткерде.
 – Элек елларда Ургәгар клубына кадәр юллар булмау сәбәпле, олы юлдан тракторлар белән генә килеп җитеп була иде. Хәзер без шома асфальт юллардан җиңел машиналарда киләбез. Бу, Фоат Вәлиевич, сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Районның һәрбер  авылына сезнең коллектив көче белән әйбәт юллар салынды. Барлык әлкилеләр исеменнән сезгә бик зур рәхмәтләр, – диде Әнвәр Әдһәм улы.
Ургәгар имамы Илдар хәзрәт Фәхриев та аңа кушылды:
– Сез гомерегез буе игәнәчелек белән шөгыльләнәсез. Бигрәк тә өлкәннәргә, ялгыз яшәүчеләргә, мәчетләребезгә зур булышлык күрсәтәсез. Ургәгар мәчете, Аллага шөкер, зур ремонтлардан соң бик төзек хәлдә хәзер. Аның эче дә, тышы да балкып тора. Җомга, тәравих намазларына халык күп йөри бездә. Бүгенгедәй ифтарлар кардәшләребезне тагын да динебезгә, сафлыкка-пакьлеккә, намуслы яшәүгә тартуда зур йогынты ясар,– диде Илдар Фәхриев.
Ифтар төгәлләнгәч, чит авыллардан килүчеләр, тәравих намазларына кайтып өлгерергә дип, юлга кузгалдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев