РФ Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының 83,4 проценты Президент вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән.
Тавышлар саны буенча икенче урында – Альмир Михеев (4,87 процент). Альфред Вәлиевкә сайлаучыларның 4,62 проценты, Олег Коробченкога – 3,59 проценты, Владимир Сурчиловка 2,81 проценты өстенлек биргән.
28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауда исә лидер – Олег Морозов. Ул сайлаучыларның 73,42 процент тавышын җыйган.
Кандидатлар арасында икенче урында – Альберт Яһудин (9,34 процент). Илнар Сираевның нәтиҗәсе – 6,83 процент, Николай Барсуковның – 3,77 процент, Андрей Колосовның – 3,72 процент, Леонид Стражниковның – 2,3 процент.
Нет комментариев