Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Газ кертү һәм өйгә газ җайланмасы сатып алу өчен, бер тапкыр субсидия бирелә

Хөрмәтле әлкилеләр! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.03.2023 нең 231 нче карарына ярашлы рәвештә, безнең республикада яшәүче кешеләргә, хуҗалыгында газ кертү һәм өйгә газ җайланмасы сатып алу өчен, бер тапкыр субсидия бирелә.

Субсидиянең иң зур күләме, чынбарлыктагы чыгымнарга бәйле рәвештә, 100 000 сум, дип билгеләнгән. Шулай ук гаиләдә түбәндәге категорияле кешеләр булу да таләп ителә:

–              Бөек Ватан сугышы ветераннары;

–              сугыш хәрәкәтләре ветераннары;

–              һәлак булучы (вафат булучы)  сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар;

–              I һәм II группа инвалидлары; гарип баласы булучылар;

–              Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары;

–              инвалид баланы караучы затлар.

Шулай ук:

–              күп балалы гаиләләр;

–              җан башына каралган уртача керемнәре айга 19 000,00 сумнан артмаган гаиләләр;

–              Донецк һәм Луганск халык республикаларында,  Запорожец, Херсон өлкәсе һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләре.

Субсидия гаиләгә бер тапкыр гына бирелә.

Гаризаны торакта даими яшәп, шунда теркәлгән милекчесе яза ала.

Бер тапкыр бирелә торган субсидияне алу өчен, гариза язучы  даими яшәү урыны буенча социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 8(84346)20894.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев