Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Гөлназ Хәмитова: «Балачактан ук укытучы уенын уйнап үстем»

Түбән Әлки авылы урта мәктәбендә химия, биология фәннәрен укытучы Гөлназ Хәмитова күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләде.

Шуңа бәйле тантаналы чарада ул: “Укучыларны, хезмәттәшләремне, хезмәтемне бик яратам. Бар күңелемне биреп, рәхәтләнеп эшлим. Моның белән үземне бәхетле саныйм”, – диде. 28 ел дәвамында балаларга белем биргән һәм бүгенге көндә эшчәнлеген уңышлы башкарган мөгаллим белән үзе, сайлаган һөнәре, бүгенге көн укучылары, уңышлар, авырлыклар турында сөйләштек.

Хыялы – мөгаллимлек итү

Шуны әйтергә кирәк: Гөлназ Рафаэль кызы мәгариф тармагына, гомумән дә, очраклы килеп кергән кеше түгел. Ул – Базарлы Матак урта мәктәбендә укыганда ук, укытучы булу турында хыялланып, тулы белем турындагы аттестатны алганнан соң, Казан педагогика университетына максатчан рәвештә баручы.


– Балачактан ук укытучы уенын уйнап үстем мин. Туганнарым безгә килергә дә курка иде. Чөнки мин аларны тезеп утыртам да диктант яздырам яисә математика буенча биремнәр таратам. Ә бу һөнәремне яратуымда, мөгаен, әтиемнең йогынтысы зурдыр. Ул 30 ел район үзәгендәге СПТУда укытты, аның белән җитәкчелек итте. Ә ни өчен химия һәм биология дигәндә, беренчесен 8-9 нчы сыйныфларда укыганда мин күрә алмый идем, ә 10 нчы сыйныфта мөнәсәбәтем капма-каршыга әйләнде. Ул елны билгеләнгән яңа укытучы таләпчәнлеге белән үзәккә үтте һәм шул ук вакытта әлеге фән буенча сәләтләремне дә ачты, – дип сөйләде Гөлназ Хәмитова мөгаллимлекне сайлавы турында.


– Шулай да бу һөнәр нәрсәсе белән ошый? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Балалар белән аралашырга яратам. Дәрестә билгеле бер теманы аңлатканда, аларның игътибар белән тыңлауларын күрү, сораулар бирүләре, малай-кызлар белән эзләнү эшчәнлеген алып бару кызык миңа. Белмәгәннең җавапларын бергә эзлибез, икенче дәрестә шул хакта сөйләшәбез. Укытучы ул үзе дә һәрвакыт өйрәнүдә, ниндидер яңалыкны белергә балалар үзләре дә ярдәм итә. Һәрвакыт үсешне, үз өстеңдә эшләүне таләп иткәнгә дә укытучы һөнәре күңелемә якын минем, – ди күпьеллык тәҗрибәсе булган мөгаллим.

Үз белгечлеге буенча эшләүне сайлый

Гөлназ Рафаэль кызының үз һөнәрен һәм алай гына да түгел, белем биргән фәннәрен яратуына тагын бер мисал китерергә була. Базарлы Матакта туып үсүенә һәм яшәвенә карамастан, ул Түбән Әлки мәктәбендә белем бирә. Һәм бирегә ул нәкъ менә химия һәм биология фәннәрен укытырга теләве өчен урнашкан.
– 1998 елда университетны тәмамлап, районга кайткач, миңа ике эш урыны тәкъдим иттеләр. Аның берсе – яшәгән урынга якын мәктәптә педагог-оештыручы, икенчесе – Түбән Әлки мәктәбенә мин үзләштергән фәннәр буенча укытучы вазифасы. Мин үз белгечлегем буенча эшләүне сайладым, – диде ул.
Һәм яшь кыз, әти-әни белән бергә яшәү рәхәтеннән аерылып, чит авылда үз янына вакытлыча яшәргә кертүчедә урнашып, мәктәптә белем бирә башлый.
– Авылга дүшәмбе киләм, шимбә дәресләр беткәч кайтып китәм. Мөмкинлеге булганда машинасында әти илтә, я район буенча йөрүче автобуска чыгам, узып баручы транспортларны да туктатырга туры килә... 2007 елга кадәр шулай эшләдем, аннары йөртүче таныклыгын алып, үзем автомобильле булдым. Бүгенге көндә дә район үзәгеннән йөреп эшлим, – ди ул кайчандыр юл газаплары күрүеннән һич авырсынмыйча һәм зарланмыйча.

Тырышлыкның нәтиҗәсе яхшы

Хезмәтеңне, алга куелган бурычларны бар күңелеңне биреп башкарасың икән, билгеле нәтиҗә дә яхшы. Без газета битендә, Гөлназ Хәмитовада өстәмә шөгыльләнеп, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган укучы Илүзә Гарипова турында язган идек. Укытучыда белемнәрен тирәнәйткәннән соң, ул химияне – 98 балл, биологияне 86 балл белән тапшыра. Һәм медицина буенча үзе теләгән уку йортына укырга керүгә ирешә. Мөгаллим белән без бу вакыйганы да искә алдык.
– Бөтен яктан булган, бик актив, белемле кыз иде ул, – дип, үзеннән бигрәк әлеге укучыны мактап алды Гөлназ Рафаэль кызы һәм бүгенге вәзгыятькә дә тукталды.
– Сер түгел: хәзер авыл мәктәпләрендә балалар бик аз. Мәсәлән, быел 11 нче сыйныфта өч бала. Химия ул – шундый фән, аның буенча имтиханны алда сайланган һөнәргә бәйле рәвештә тапшырырга мөмкиннәр. Ә менә биологияне исә күп бала ярата, 9 нчы сыйныфлар арасында әлеге фәннән имтиханны күпләр сайлый. Нәтиҗәләр, начар булмый, – диде ул бу хакта тыйнак кына.
Дәүләт бүләкләренә килгәндә, өч дистәгә якын бер урында хезмәтен башкарган укытучының, билгеле, Рәхмәт хатлары да, Мактау грамоталары да бар.  Иң зур бүләк – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе.

Укытучыдан да күп нәрсә тора

Гөлназ Хәмитованың үзенә таләпчән булуын, эшенә үтә җитди каравын түбәндәге сөйләшүдән дә аңларга була:
– Хәзер еш кына балаларның тәртипсезлеге, укытучыны хөрмәт итмәве турында сөйлиләр. Сез бу хакта нәрсә әйтер идегез?
– Ни генә дисәң дә, авыл малай-кызлары шәһәрнекеннән аерыла инде ул. Алар турында, сүз тыңлатып булмый торганнар, дип сөйли алмыйбыз. Биредә һәркем – бер-берсен, әти-әниләрне беләбез, бу да йогынты ясыйдыр. Шул ук вакытта мин әдәп-тәртип мәсьәләсендә укытучының да әһәмияте зур дип уйлыйм. Һәр мөгаллим үз фәнен укучыларны кызыксындырырлык дәрәҗәдә ярата, дәресне мавыктыргыч итеп алып бара икән, баланың ниндидер уеннар өчен вакыты калмый...

Тирә-юньдә яхшы кешеләр

Укытучы сыйфатлы дәресләр бирү өчен белем  соралудан тыш, сәламәт булуның да мөһимлеген ассызыклады. Һәм әлеге сүзләр һич тә юктан тумады. Гөлназ Хәмитовага узган ел җитди дәвалану алырга туры килде. Тормышның бу күңелсез мизгелләрен искә алганда да, әңгәмәдәшемнең зарланып түгел, ә авырлыкның яхшылыгын күреп сөйләве шәхсән минем үземдә зур соклану һәм хөрмәт хисе уятты.
– Авырып киткәч, мин янәшәмдә, районыбызда, гомумән, бар җирдә дә мәрхәмәтле, игелекле кешеләр яшәвен аңладым. Туганнарымнан тыш, миңа хезмәттәшләрем, таныш һәм бөтенләй исемнәрен дә белмәгән әлкилеләр бик нык ярдәм итте. Беләсезме, бөтенләй читләр мине рухландырып смс-хәбәрләр, ярдәм юллады. Районыбыз һәм республика табиблары турында да бары яхшы сүзләр генә әйтә алам, мин аларның һәркайсының да үз һөнәрләренең осталары, шәфкатьле-миһербанлы булуларын күрдем. Мөмкинлектән файдаланып, барысына да чиксез рәхмәтемне җиткерергә телим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев