Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грант оту өчен төп критерий – ул документларда вакытлы матбугат белән эшләүне күрсәтү

Хәзер бик күп төрле грантлар уйнатыла. Алар федераль дәрәҗәдәгеләре дә, республиканыкы да күп.

 Грантларда районыбызның мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге, сәламәтлек саклау коллективлары катнаша. Шулай ук оешмалар, эшмәкәрләр, аерым кешеләр катнаша торганнары күп. 
Грантларга мәдәният йортларына сәхнә киемнәре, музыкаль аппаратуралар, мәктәпләргә интерактив такталар, компьютер җиһазлары, кул эшләнмәләре өчен чимал, җәмәгать оешмалары спорт чараларында үткәрүгә, мохтаҗларга ярдәмнәр күрсәтү кебек эшләргә грант акчаларын юллыйлар.
“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе дә һәр елны 5-6 грант эшләрен җибәреп килә. Узып баручы елда без ике грант иясе булдык. Ә киләсе елга 4 заявка тутырып озаттык. Актуаль тема табып, грант документы төзү тәртибе белән интернет аша юлларга мөмкин. Әмма кайвакыт җибәргән эшләр үтми. Аның сәбәбе нәрсәдә соң?
Шушы көннәрдә Казанда Мәскәүдән килгән кешеләр грант отуның серләрен матбугат хезмәткәрләре белән уртаклашкан укулар  үткәрделәр. Грант оту өчен төп критерийларның берсе булып – ул документларда  вакытлы матбугат белән эшләүне күрсәтү икән. Теләсә нинди грант бирүче еошма үзләренең эшләрен иң беренче җәмәгатьчелеккә күрсәтергә тиеш.  Шуңа да грант документларын төзегәндә  һичшиксез  җирле матбугаттә сезнең грантыгыз үтәлеше яктыртып барылачак, дигәнрәк аерым атама кертергә, аның чыгымнары суммасын да күрсәтергә кирәк, диделәр. Бу грант эшендә зур плюс булачак, дип тә өстәделәр.
Районнан оешма, учреждениеләрдән  грантка документлар төзегәндә шуны истә тотсыннар иде. Эшегез матбугат чаралары аша яктыртып барылуы турында аталсын һәм аның чыгымнарын да теркәгез. Мәскәүлеләр СМИ белән эшләү чыгымнары  грант суммасының уртача 30 процентын тәшкил итәргә тиеш диделәр. Димәк, 100 меңлек грантка дәгъва хәзерләсәгез, аңа тагын 30 мең сум өстәп эшегезне матбугатта яктырту чыгымнарын күрсәтү херле булыр. 
Грантлар бирү алга таба да артачак, киңәячәк, диделәр. Шуңа без эшебездә бу мөмкинлекләрдән файдаланырга өйрәник.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев