Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яман шешне ничек булдырмаска?

Сөт бизе яман шеш авыруларын булдырмау һәм билгеләмәне мөмкин кадәр иртәрәк куйдыру өчен, нәрсәләр турында белергә кирәк?


Соңгы вакытта сөт бизләре авырулары белән интегүчеләр саны кискен артты. Кызганыч, алар исәбенә яман шеш тә керә. Сөт бизләренә кагылышлы иң киң таралган авыру ул – фиброз-кистозлы мастопатия. Аннан интегүче хатын-кызлар саны 20дән 60 %ка кадәр җитә, ешрак ул чир 30-50 яшьлекләрдә күзәтелә. Ел саен сөт бизе яман шешеннән якынча 20 000 хатын-кыз үлә.
Сөт бизе яман шешенә китерүче куркыныч факторлар:
1. Көчле йогынты ясаучылар:
  - генетик тайпылышлар, радиация тәэсире, 50 яшьтән өлкәнрәк булу. Бер як сөт бизе яман шешеннән дәваланган һәр 10 нчы хатын-кыз икенче сөт бизенең зарарлануы белән дә мөрәҗәгать итә.
2. Уртача йогынты ясаучылар:
  - менструациянең иртә башлануы (12 яшькә кадәр), климаксның соң күзәтелүе (53 яшьтән соң), 30 яшьтән соң беренче бала табу; алкоголизм; гинекологик патология; кыска вакыт имезү (6 айдан ким);
  3. Аз йогынты ясаучылар:
  - неврозлар, стресслар, майлы ризыклар күп куллану, сөт бизләре җәрәхәте, мастит, эндокрин авырулары;  шикәр диабеты, гипертония авыруы.
Сөт бизләре авыруларының беренче билгеләре:
1.    Сөт бизендә барлыкка килгән үзгәреш (тыгызлык, төерләр барлыкка килү, асимметрия, төс үзгәрү, имчәк формасының деформациясе).
2.    Тире яки имчәкнең тартылуы, тиренең «лимон кабыгы» төрендә шешенүе, култык астында тыгызлык, имчәктән үзенчәлекле бүлендекләр килү. Шунысы мөһим: үзгәрешләр булуын күрсәгез, үз белдегегез белән дәваланмагыз, белгечкә мөрәҗәгать итегез.
Сөт бизләренә бәйле авыру ачыкланганда, табиб киңәшләрен үтәгез һәм даими рәвештә диагностика үтегез.
Сөт бизләре авыруларыннан саклану:
-    җенси тормышны җайлау һәм ниятләнмәгән йөклелектән саклану;
-    вакытында бала табу;
-    баланы 6 айдан артык вакыт имезү;
-    гинекологик авырулардан тулысынча дәвалану;
-    тәмәке тартудан баш тарту;
-    майлы ризыкларны һәм җиңел үзләштерелә торган углеводларны чикләү; 
-    сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
-    стресслардан саклану. Аутотренинг;
-    күкрәкне кояш радиациясеннән саклау;
-    дөрес күкрәкчә сайлагыз (кысанын; подкладкасы синтетик тукымадан тегелгәнен, брителькасыз төрләрен кимәгез);
-    беркайчан да күкрәкчә белән йокларга ятмагыз.
Идрис Алиев, Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең яман шеш авырулары табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев