Яңа ел бәйрәмнәрендә үткәреләсе спорт чаралары
1 гыйнварда 13.00 сәгатьтә чаңгы базасында – чана белән таудан шуу; 11.00 дә “Яшь имәннәр” лагерында чаңгыда шуу.
2 гыйнвар – 13.00 сәгатьтә “Алинә” спорт залында хоккей буенча “Иптәшләр очрашуы”.
3 гыйнвар - 11.00 сәгатьтә районның мәдәният йортында шахмат турниры.
4 гыйнвар – Түбән Әлки авылында билбау белән көрәш буенча спорт мәктәпләре турниры. Шулай ук әлеге көнне Базарлы Матакның чаңгы базасында Спартакиадага әзерләнү кысасында муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары оештырыла.
5 гыйнвар – “Алинә” спорт залында киокусинкай буенча Раштуа турниры. Шул ук көнне 10.00 сәгатьтә балалар иҗат йортында шашка уеннары буенча Яңа ел турниры уза.
6 гыйнвар – “Алинә” спорт залында 13 яшькә, 15 яшькә һәм зурлар арасында бадминтон буенча спорт мәктәпләре беренчелеге; Түбән Әлки авылында хоккей буенча Әлки районы чемпионаты, 2 тур.
7 гыйнвар – “Алинә” спорт залында мини-футбол буенча турнир.
8 гыйнвар – “Ләйсән” бассейнында 2009 елда туучылар һәм алардан яшьрәкләр арасында йөзү буенча Спорт мәктәбе беренчелеге.
9 гыйнвар - “Алинә” спорт залында волейбол буенча турнир.
11 гыйнвар – “Алинә” спорт залында пауэрлифтинг буенча Әлки районы беренчелеге.
Әлкилеләр, ярышларга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев