Яңа Салман мәктәбе укучысы халыкара иншалар бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады
Яңа Салман мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Рүзил Задаев “Вакыт үтсә дә онытылмый” дип исемләнгән халыкара иншалар бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.
Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин имзалаган Җиңүче дипломы аңа бу көннәрдә тапшырылды.
Рүзил үз эшендә Бөек Ватан сугышы вакытында әнисе белән ике малайның Германиягә мәҗбүри эшкә озатылуы турында сөйли. Әни кеше, коткарырга теләп, балаларын барган поезддан төшереп калдыра ала, ә үзе шул вакытта һәлак була. Кечкенә авылның бер гаиләсе малайларны үзенә сыендыра. Алар бергә әниләренең гәүдәсен табып, аны күл буенда җирли. Үсеп җиткәч, абыйлы-энеле ике бертуган кабер өстенә зур һәйкәл – явыздан сакларга теләп, кошчыкларын канаты астына алган торна сурәтен урнаштыра. Бу вакыйганы әлеге фаҗигане кичергән ирләрнең берсе беренче сыйныфка баручы улына сөйли.
Тырыш һәм максатчан эш нәтиҗәсендә яуланган уңышта, билгеле, Рүзилнең әти-әнисе – Илмир һәм Сиринә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Грунинаның да катнашы бар. Укытучысы сүзләренә караганда, Рүзил – сәләтле укучы. Ул бик күп олимпиадаларда, бәйге һәм конференцияләрдә катнашкан, җиңүләр яулаган. Ел башында ул Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучылар арасында республика күләмендәге ХII фәнни-тикшеренү конференциясендә I дәрәҗәдәге Диплом лауреаты булган, “Барысын да белергә телим” муниципаль конференциясендә, үзе язган әкият белән чыгыш ясап, беренчелекне алган. Лев Толстой исемендәге “Яшьләр иҗаты” республика конференциясендә берничә тапкыр – призер, ел саен мәктәпнең “Ел уңышы” номинациясендә җиңүче булуга ирешкән.
Рүзил шулай ук биология белән мавыга, бу фән буенча да уңышлары бар. Аны Сәләтлеләр университетына өйрәнүләргә дә берничә тапкыр чакырганнар. Шул ук вакытта ул – йомшак күңелле, тыйнак егет. Хыялы да бар: балалар табибы булу.
Без, район дәрәҗәсен күтәреп, исемнәре республика күләмендә яңгыраган сәләтле укучыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да аларны уңышлар көтә дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев