Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июнь аенда әлкилеләрне зур бәйрәмнәр көтә

Июнь аенда, күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәре күп.

9-11 июньдә — районда һәм авылларда Сабантуйлар, 4 июньдә Изге Троица, 12 июньдә — Россия көне, 28 июньдә — Корбан бәйрәме. Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышында әлеге бәйрәмнәрне имин үткәрү буенча алда торган бурычлар хакында сүз барды. 


Комиссия утырышын район башлыгы Александр Никошин алып барды. Аның эшендә имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, район благочинные Андрей Зиньков, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, клуб мөдирләре катнашты.


Район эчке эшләр бүлекчәсенең участок полицияләре җитәкчесе Рафаэль Әбельханов төп доклад белән чыгыш ясады.
Ул күп халык катнашында узарга тиешле чаралар турында район эчке эшләр бүлекчәсенә алдан хәбәр итү сорала, диде. Чөнки полиция хезмәткәрләре ул урыннарга барып, шартлаткыч кебек матдәләр юклыгына инаныр өчен җентекле тикшерү үткәрәләр. 
Бу эш күп вакыт өйрәтелгән этләр ярдәмендә башкарыла. 


Рафаэль Әбельханов Сабантуй кебек бәйрәмнәрне оештырганда автомобиль тукталышы мәйданын дөрес сайларга киңәш итте. Ул төп мәйданнан шактый читтә булырга тиеш.

Сабантуй в Алькеевском районе
Автомобиль тукталышында сәламәтлеге буенча хәрәкәтләнәү чикләнүчеләргә автомобиль урыны җайлы итеп билгеләнергә тиеш, диде. 
Район башлыгы Александр Никошин бәйрәм үтәсе урыннарга халыкны металл детекторы аша үткәреп кенә уздыру мөһимлеген әйтте. Ул шулай ук бәйрәмгнәрдә сатыла торган азык-төлек барлык таләпләргә туры китереп сәүдә итешен контрольдә тоту зарур, диде.


Комиссия утырышында Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов чыгыш ясады. Әлеге җирлек районда иң зурларның берсе. Бу яктагы авыллар Ульяновск өлкәсе белән чиктәш. Татарстан җиренә күп транспорт Самара якларыннан да шул җирлек аша керә.

gai_gibdd

Рәмис Әнвәр улы халыкның иминлеген тәэмин итүдә үзләренә төшкән бурычны яхшы аңлый. Ул урманчылар, аучылар белән чит-ят кешеләргә игътибарлы булуларын сорап еш кына мөрәҗәгать итә. Шулай ук шикле кешеләр кибетләрдән бозылмый торган азык-төлек күпләп сатып алганда сатучыларның үзенә кичекмәстән хәбәр итүләрен исләренә төшереп тора.


Җирлек башлыгы алда торган эшләре хакында сөйләгәндә:


— Авылларда кеше яшәми торган өйләр күп. Барысы 56 шундый өй бар бездә. Бөтенләй хуҗасыз калган берничә өйне сүттердек. Калганнары буенча да эшләр алып барачакбыз, — диде ул. 


Иясез йортыннан теләсә нинди көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Шундый өйләрдә күпме янгын очрагы теркәлгән. Хуҗасыз, кеше яшәми торган өйләр авыл йөзен бозып тора. Ул тораклар бала-чага өчен куркыныч урын булырга мөмкин. Район буенча бу юнәлештә күп эшләр башкарылды, билгеле. Әмма бу мәсьәлә авыл җирлекләре башлыгының даими контролендә булырга тиеш. 


«Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере директоры Валерий Балакирев яңа сезонга ял итү биналарының әзерлеге турында хисап тотты. Биредә, балалар куркынычсыз ял итсен өчен күп нәрсәләр башкарылган. Әйтик, бөтен мәйданны тәүлек әйләнәсе кизү торучы отряд контрольдә тота. Бик күп урыннарга видеокамералар куелган. Андагы язмалар төп маниторга килә һәм бер ай санала.
Александр Никошин һәр сменада ял итүче балалар белән саклану чаралары буенча өйрәнүләр оештыру кирәк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев