Йортыңдагы чүп-чарны ничек басуга илтеп түгәргә була?
Күптән түгел крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Хәмитов белән кырлардагы сабан эшләре барышы белән танышып йөрдек. Шунда кырга бушлай калдырылган бер олау чүп-чарга юлыктык.
«Кичә генә бу чүпләр юк иде бит», – дип аптырады фермер. Аннан: «Төяп алырга инде, агрегатлар белән ялгыш килеп керерләр», – дип куйды. Яңарак кына кырдан бер зур өем чүп-чарны төяп алган булганнар инде.
Мондый аңлап бетергесез хәлләр бүтән авылларда да булгалый. Яңарак кына район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев белән Ургаагар басуларын карап чыктык. Авыл кырыендагы бер басуга чүп-чар түгеп киткән күренешкә юлыктык. Шунда ук техника эзләре дә ярылып ята. Транспорт төрен билгеләү дә кыен түгел. Ургаагар кырына чүпне башка авылдан китереп бушандырулары көн кебек ачык. Билгеле, бу ваемсыз кешеләрне күреп калучылар да булгандыр. Йортыңдагы чүп-чарны ничек басуга яисә кырлардагы урман полосаларына илтеп түгәргә мөмкин икән? Бу бөтенләй башка сыймаслык хәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев