Иске Чаллы авылында яшәче Сибатов Рагипка Сара Шакулова медале тапшырылды
Иске Чаллы авылы мәдәният йортында авыл тарихында гына түгел, ә район күләмендә әһәмияткә ия булырлык чара узды.
Авылның иң өлкән кешеләренең берсе - гомеренең төп өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган Сибатов Рагип Сахип улына кыйммәтле бүләк - Сара Шакулова медале тапшырылды.
Татарның олы шәхесе, төгәл фәннәр буенча искиткеч зур фәнни хезмәтләр калдырган, революциягә кадәр үк татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән булып Франция университетын тәмамлап профессор дәрәҗәсенә ирешкән касыйм татарлары кызы Сара Шакулова бүгенгәчә киң катлам җәмәгатьчелеккә аз таныш шәхес. Юкса Рагип Сибатов бәяләвенчә Софья Кавалевская, Мария Кюриләр белән бер рәттә булырга лаеклы татар галимәсенең тормыш һәм фәнни хезмәт юлы аз өйрәнелгән.
Менә шуны зур дәрәҗәдә өйрәнеп татар дөньясына гына түгел гомум рәсәй күләмендә күтәреп чыгуны бурыч итергә дигән теләк белән Рагип абый авылыбызда узган фәнни гамәли конференциядә районыбыз "Якташлар" оешмасының җитәкчесе, Россия Кооперация университеты, Казан Кооперациясе институты ректорлары, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, институтның Дәрдмәнд исемендәге мәдәният оешмасы җитәкчесе Алсу Рөстәм кызы Нәбиевага мөрәҗәгать иткән иде.
Шунысын да әйтергә кирәк, мәдәни эшләрдә Алсу ханымның уң кулы булган Флюра Галимҗан кызы Абдуллина әле телевидениедә "Татарлар" тапшыруларын алып барган вакытта Сара Шакулова шәхесе турында күп материаллар тупланган иде.
Инде менә шушы тырышлыкларның нәтиҗәсе булып мәдәният оешмасында өч медаль барлыкка килде. Аларның берсе Дәрдмәнд, икенчесе татар хатын-кызлары хәрәкәтенең башында торучы Мөхлисә Бубый, ә инде өченчесе Сара Шакулова медальләре. Алсу Рөстәм кызы Нәбиеваның Рагип Сибатовка җибәргән медальнең Рәхмәт хатында: якташлар уздырган һәр чараларда активлык күрсәткән өчен Сезгә зур рәхмәт дигән сүзләр дә бар. Медальне иясенә Алсу Рөстәм кызы исеменнән Илдар Мингәрәев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев