Иске Камкада 8 Мартны бергәләп бәйрәм иткәннәр
Яңалыклар

Иске Камкада 8 Мартны бергәләп бәйрәм иткәннәр

Җирлек советы хезмәткәрләре башта һәр йортка кереп хатын-кызларны бәйрәм кичәсенә чакырып чыкканнар.

Кунаклар буш кул белән түгел, кайсы тәмле торт, пирог, кайсы тозлы кыяр-помидор кыстырып килгән. Җирлек советы, клуб хезмәткәрләре дә табын әзерләүгә өлеш керткәннәр: өстәлләр әзерләп, пилмәнле аш пешереп, чәй кайнатып куйганнар.. Концерт номерлары да булган, кунаклар үзләре дә җыр-биюгә осталыкларын күрсәткәннәр

Үргәгарда да бәйрәм бик күңелле үткән - тәмле сыйлы өстәлләр, котлау сүзләре дә булган. Кунаклар, халкыбызның элеккеге җырларын искә төшереп, кара-каршы җырлашып утырганнар.


Нет комментариев