Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Әлморза авылында, капиталь ремонттан соң, мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды

Бүген, 30 августта, Югары Әлморза авылында капиталь ремонттан соң, мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды.

“Әлеге тугыз еллык мәктәп республикада төрле бәйгеләрдә, конкурсларда, зур уку йортларын гаҗәпкә калдырып, җиңүләргә ирешеп килә иде. Бүген инде мәктәп, капиталь  ремонттан соң, укучыларын заманча җиһазланган затлы класслары – бүлмә, заллары белән каршылый. Бу бит калалардагы  укучыларны көнләштерерлек мәктәп булган", – диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов.

  Район башлыгы Александр Никошин яңартылган мәктәп ачылу белән укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны котлады. “Татарстан көне уңаеннан сезгә шундый шәп бүләк ясау мөмкинлеге тудырган өчен республикабыз җитәкчеләренә олы рәхмәтләрне ирештерәбез”, –  диде ул. Моңа җавап итеп әлморзалылар, бәйрәмгә килгән кунаклар көчле алкышладылар.

  Ремонттан соң мәктәп ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева, Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

  Аннан бар халык яңартылган мәктәпкә чакырылды. Бик затлы, зәвек белән ремонтланган класс-кабинетларда иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Димәк әлеге мәктәп узенең укучылары белән яңадан-яңа үрләр яуларлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев