Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Изге Болгар җыенында Әлки районыннан зур делегация катнаша

17 майда Изге Болгарда зур җыен узачак. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сүзләренә караганда, бу чарада күп кенә әлкилеләрнең катнашуы көтелә.

 

«Җыен булуы һәм аның программасы белән авыл җирлекләре башлыкларын, мәчет мәхәлләләрен таныштырдык. Хәзерге сәгатьтә бездән ике йөздән артык кешенең баруы теркәлде», – диде ул.

Рәшит Билаловтан Болгарга барырга теләүчеләрнең автобус белән тәэмин ителүе турында да сораштык. Ул болай диде:

«Район үзәгеннән сәфәргә юлланучыларны озату өчен башта автобус билгеләгән идек. Ләкин имамнар: „Күп кеше белән Болгарга баргач, кайтканда бер-береңне көтү авыр. Һәркайсыбыз үз транспортыбыз белән барабыз“, – дип автобус тәкъдименнән баш тарттылар».

Районнан шулай ук Әлки кооперативы, җәмәгать туклану предприятиеләре, эшмәкәрләр, медицина хезмәткәрләре һәм полиция вәкилләре Изге Болгар җыены кунакларына хезмәт күрсәтәчәк һәм аларның иминлеген кайгыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев