“Кайгырту» комплекслы социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнүнең техник чаралары вакытлыча куллануга бирелә
“Кайгырту» комплекслы социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнүнең техник чаралары вакытлыча куллану өчен бирелә. Ул Балаларга ярдәм фондының “Инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм” төбәк чаралары кысасында тормышка ашырыла.
Пунктның төп бурычы – гаиләләрне баланың физик хәлен яхшырту һәм аны карауны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү.
Җайланмалар (тәгәрмәчле гадәти йөрткечләр, утыру өчен терәк, ортопедик мендәр – муен өчен, МЕГА-ТРЕЙД утыргычы) гаиләләргә өч айга бушлай бирелә. Аннары да куллануны ярты елга озайту мөмкинлеге бар.
2025 елның 8 аенда пункт хезмәтеннән сигез гаилә файдалана алган. Аларга, тәгәрмәчле гадәти йөрткечләр, утыру өчен терәк, ортопедик мендәр (муен өчен), юындыру утыргычын да кертеп, 17 җайланма бирелгән. Баланың хәрәкәтләнү сәләтен үстерү мөмкинлеге бирә торган үрмәләү һәм тәгәрмәчле йөрткечләргә сорау аеруча зур булган.
Җайланмаларны вакытлыча куллануга бирү пункты: Базарлы Матак авылы, Ленин урамы, 9 нчы йорт. Белешмәләр өчен телефон: +7(84346)21-6-78.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев