Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Карамалы авылында яшәүче Рүзәл Габитов китап бастыра

Быел март аенда Карамалы авылында яшәүче Рүзәл Габитовка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов Рәхмәтен белдерде.

Рәис Рәхмәтендә «Республикада физик тәрбияне һәм спортны үстерүдә озак еллар дәвамында намуслы хезмәте һәм зур өлеш керткәне өчен» диелгән. Әлеге бүләкләү документында Рүзәл Габитов Татарстан Республикасы Ушу Федерациясе региональ җәмәгать оешмасы попечительләр советы рәисе буларак бүләкләнгән.

Рүзәл Габитовка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов Рәхмәтен белдерде

Рүзәл абый бик тынгысыз кеше. Ул, сораучылар булганда, Казанга барып төрле хезмәт коллективлары белән мастер-класслар да үткәреп кайта. Бигрәк тә күпләр аның дөрес сулыш алуга корылган дәресләрен үткәрергә сорыйлар икән.

Рүзәл абый соңгы елларда үзе яшәгән Казанның Соцгородына багышлап язылган китабын бастырып чыгару мәшәкате белән йөри. Ул әлеге китабы белән язучыларны, төрле министрлык вәкилләрен таныштырган. Бик күпләр, әлеге эшнең уникаллеген билгеләп, китапны бастыруда ярдәмнәрен күрсәткәннәр. Шундый ук ярдәм Әлки районы башлыгы Александр Никошиннан шәхсән үзеннән кертелгән.

Карамалы авылында яшәүче Рүзәл Габитов

Тугызынчы дистәне ваклый башлаган Рүзәл абый әлеге китабын бастырып чыгарыр, күпләр өчен яшәү сабагы бирә торган хезмәте киң җәмәгатьчелеккә таралыр, дип ышанабыз.

Рүзәл Габитов әле дә яшьләрдәй җитез. Ул автомобиле белән бөтен республика буйлап йөреп тора. Ушу спортын тагын да популярлаштырып, аның сәламәт яшәүгә зур этәргеч бирүен танытуны максат итеп куя. Аңа бу мөһим юнәлештә теләктәшлек белдергән кешеләр күбрәк юлдаш булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев