Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылында якташлары Рөстәм һәм Альберт Вәлиевләр зурлап ифтар ашлары үткәрделәр

Карга төзек, матур авыл булуы белән генә түгел, күркәм традицияләре һәм гамьле эш-гамәлләре белән дә сокландыра. Каргалылар игелекле якташларының ярдәмен һәрчак тоеп яшиләр. Әле менә шушы арада туганнан-туган Рөстәм һәм Альберт Вәлиевләр авылда бер-бер артлы ифтар ашлары үткәрделәр. Каргада ураза тотучылар бик күп. Өлкәннәр генә түгел, байтак яшьләр дә һәр...

Карга төзек, матур авыл булуы белән генә түгел, күркәм традицияләре һәм гамьле эш-гамәлләре белән дә сокландыра. Каргалылар игелекле якташларының ярдәмен һәрчак тоеп яшиләр. Әле менә шушы арада туганнан-туган Рөстәм һәм Альберт Вәлиевләр авылда бер-бер артлы ифтар ашлары үткәрделәр. Каргада ураза тотучылар бик күп. Өлкәннәр генә түгел, байтак яшьләр дә һәр мөселман өчен фарыз булган бу бурычны үти икән. Авыл клубында әзерләнгән авыз ачу мәҗлесләренә дә 70 ләп кеше җыелган. Районның имам-мөхтәсибе, шушы авылда яшәүче Ирек хәзрәт Сәләхиев дога һәм Коръән аятьләре укыган, вәгазьләр сөйләгән, уразаның фазыйләтләрен тәфсилләп аңлаткан. Аннан мул табыннар артында бергәләп авыз ачканнар. Авыл халкы исеменнән сүз алып,Надир Зиннәтуллин һәм Гөлсинә Галиуллина Рөстәм һәм Альберт Вәлиевләргә ихлас рәхмәт әйткәннәр. Авыл халкын мәрхәмәтле эш-гамәлләргә тиендерүче игелекле балалар үстергән Минҗиһан апа Вәлиева да күп рәхмәт сүзләре ишеткән. 91 нче яше белән баручы Минҗиһан апа үзе дә ифтар ашларында катнашкан, ул быел да уразада икән.

Теплицага гына өмет

Һава торышының быелгы кырыслыгы бакчачыларга да тәэсир итте бугай: редакция сайтында игълан ителгән теплицалар конкурсы бик сүлпән бара. Әлеге сайтка өч кеше генә фотолар куйды. Базарлы Матактан Алсу Сутягинаның теплицасында редис әйбәт уңыш биргән, салатның берничә төре, петрушка, борыч, кыяр, помидор дус күршеләр булып күтәрелеп килә. Чулпан Сәлахова да кыяр белән помидордан уңыш көтә. Солтангали Пуряев теплицасында беренче кыярларны өзәргә була, помидорлар да каз йомыркасы чаклы булып килә.

Хөрмәтле әлкилеләр! Теплицалар хәзер йорт саен, ә быелгы табигать шартлары аларны өнәп бетермәүчеләрне дә кирәклекләренә ышандырды. Әйдәгез, иренеп тормыйк, безнең alki-rt.ru сайтында теплица белән эш итү хакында тәҗрибә уртаклашыйк. Сездән фотолар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев