Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авыл җирлеге башлыгы ​​​​​​​Рамил Минһаҗев: “Дошманыма да теләмим бу авыруны”

Коронавирус белән мин узган елның октябрь-ноябрендә авырдым. Вирус пневмония китереп чыгарды, үпкәләремнең 24 проценты зарарланган иде.

 Авыру миндә чагыштырмача җиңел формада узды, шуңа Чистайдагы ковид госпиталендә озак ятмадым, нигездә үзебезнең район хастаханәсендә дәваландым. 
Җиңел формада үтсә дә, бу чирнең нинди хәтәр булуын бик яхшы аңладым. Югары температура, хәлсезлек, бөтен тән авырта. Әмма әле болары авыруның бер ягы гына. Тагын да яманрагы – аның кешенең аңына- кичерешләренә тәэсир итүе. Күңелгә әллә нинди начар уйлар килә, әллә кайчан мәрхүм булган кешеләр күз алдына килеп баса. Йоклый алмыйсың, йоклап китәргә куркасың, чөнки куркыныч төшләр күреп, шабыр тиргә батып, бастырылып уянасың. Бу авыруны кичергән бик күпләрдән: “гел үләрмен дип уйладым, тәмам өметсезлеккә бирелдем”, дигәнне ишетергә туры килде. 
Мин бер ай авырдым. Шунда кичергәннәремне дошманыма да теләмәс идем. Шөкер, терелеп аякка бастым, үземне яхшы хис итәм. Әмма бит     табиблар бу мәкерле чирнең  эзсез генә узмавын, организмның күп әгъзаларына тәэсир итүен, вакыт узгач та өзлегүләр белән үзен сиздерергә мөмкин булуын әйтәләр. Әнә шул ягы белән дә куркыныч ул коронавирус. 
Бүген минем бөтен кеше ишетерлек итеп: “Зинһар, ковидтан саклана күрегез!” диясем килә. Ә моның иң ышанычлы юлы – вакцина. 
Миндә, билгеле, антитәнчекләр дә күп иде. Әмма, авырганыма алты ай узуга, прививка ясаттым. Моны чын күңелдән инанып эшләдем, чөнки коронавирусның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. 
Вакцина кадатудан төрлечә тайчанырга тырышучыларга бик гаҗәпләнәм. Хәзер халык надан да түгел югыйсә, ә прививка турындагы төрле уйдырмаларга ышаналар. Минем телефоныма да килә андый юк-бар язмалар, әмма бит игътибар белән, уйлабрак укысаң, аларның чеп-чи сафсата булуын шундук төшенәсең. 
Шуңа сөенәм, авылыбызда халык прививканың әһәмиятен һаман ныграк аңлый, аны кадатырга теләүчеләр көннән-көн арта. Әле менә кичә фельдшерыбыз Роза Галиева белән район хастаханәсеннән 15 доза вакцина алып кайттык. Шулкадәр кеше уколны ясатырга теләк белдерде. 
Covid-19 вирусы беркая китмәде, ул гел янәшәдә. Хәзер вирусның төрлечә мутацияләнеп тагын да куркыныч төс алуы, пандемиянең өченче дулкыны башлану хакында сөйлиләр. Үзебезнең һәм якыннарыбызның саулыгына ваемсыз карамыйк, бердәм рәвештә прививка ясатыйк, райондашлар!  

 

Рамил Минһаҗев, 
Карга авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев