Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кооператив институтында шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелде

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә танылган язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелде.

Искә алу чарасына  Нәби аганың кызлары - Наилә һәм Гөлфия ханым Дәүләтшиналар килгән иде. Алар истәлекләре белән уртаклашты. Нәби аганың авылдашы Татарстанның атказанган табибы, шигъри җанлы Ирек Билалов үз чыгышында әтисе, Нуретдин аганың язучы белән аралашуын, язучының туган ягыннан булуы белән горурлануын җиткерде.

Заманында танылган язучының  китаплары 11 меңлек тираж белән чыга торган булган. Әле дә татарның танылган артистлары Нәби Дәүлинең җырларын яңгырата. Яшь буын вәкилләре шигырьләре, гомүмән әсәрләре  белән таныш. Казан кооператив институты студентлары, каләм иясенең “Яшәү белән үлем арасында” дигән повестын укуларын җиткерде. Казанның 15 нче мәктәп укучылары Нәби аганың шигырьләрен сөйләде. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясе укучылары да актив булды. Язучының тормышы һәм иҗаты буенча Викторина да уздырдык.  Чарада катнашучылар Нәби  ага Дәүли яратып ашаган прәннектән авыз иттеләр.


Мәгълүм булганча,  Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь Нәби Дәүлинең даими экспозициясе эшли. Биредә язучының кызлары, якташлары тарафыннан бүләк ителгән шәхси әйберләре, фикерләре тупланган китаплары, фронттан язылган бердәнбер хаты, үз куллары белән ясаган рәсемнәре урын алган. Сынчы Рөстәм Габбасов Нәби аганың гипстан эшләнгән сынын тапшырган иде.  Россия кооперация университеты ректоры, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева тәкъдиме белән Нәби ага белән бәйле картиналар иҗат ителде. Аны рәссам Алтынбекова ясады. 
 

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының 
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев