Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан утлары” китапханәсе сериясеннән Әлки районына өч авторның яңа китаплары кайтты

“Казан утлары” китапханәсе сериясеннән районга өч авторның яңа китаплары кайтты.

 
Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Лилия Гыйбадуллина 4 тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Яр Чаллы Сабан туе батыры көрәшче Рәкыйп Хәмитов турында документаль повесть язган. «Рәкыйп Хәмитов. Копченый“ исемле әлеге китап милли көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр өчен дә, башка бик күпләргә дә кызык булыр. 
Танылган язучы Ринат Мөхәммәдиевның “Кыргый атауга сәяхәт” китабы да күпләр өчен бик кызык булачагына ышанабыз. 
Яңа гына типографиядән чыккан Рәфис Корбанның  “Тәүбә көне” китабы белән дә сез беренчеләрдән  таныша аласыз. Китапларны  “Китап дөньясы” кибетеннән, редакциядән сатып алырга мөмкин. Бәясе 100-150 сум аралыгында.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев