Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кешенең гәүдәсен үз үлеме белән үлмәгән очракта гына ярырга мөмкин

Мөселман кардәшләребезне гомер буе борчыган бу катлаулы проблема белән без даими очрашабыз.

Районыбызда халык җыеннары вакытында да иң күп бирелә торган сорау булып, күңелне тырнап тора ул. Һәм менә аның уңай якка хәл ителүе, әлбәттә, күпләрне тынычландырыр дип уйлыйбыз. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итә:  

 –Без берничә ел дәвамында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Митрополиясе арасында хезмәттәшлек итү буенча өч яклы килешүгә кул кую турында фикер алыштык. Һәм бердәнбер каршылык, яшенә карамастан, мәетне мәҗбүри яруга бәйле иде. Исламда үлгән кешенең гәүдәсенә зыян салу тыела, аны үз үлеме белән үлмәгән очракта гына ярырга мөмкин, –  дип искәртә мөфти.

–Узган елның декабрендә без уртак фикергә килдек һәм килешү төзедек. Хәзер кеше табигый үлем яки каты авырудан соң вафат булган очракта (бу дәвалаучы табиблар тарафыннан рәсми рәвештә расланса), Татарстанда яшәүчеләрнең үлгән туганының мәетен ярдырмаска хакы бар. Ләкин бу кешенең табиблар күзәтүе астында булуы һәм үз вакытында диспансеризация үтүе шарт булып тора. Диспансеризация өлкәннәргә генә түгел, безнең барыбызга да кирәк.

Без сәламәтлегебезне даими кайгыртырга тиеш, – дип аңлата Камил хәзрәт Сәмигуллин. Сәламәт булыйк, диспансеризация үтү – моңа беренче адым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев