«Колос» кинотеатры бинасында ремонт эшләре башлана
«Колос» киноучреждениесе бинасында шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләренә керешәләр. Әлеге корылма күп еллар элек төзелгән иде.

Ике дистә еллар элек бинаның эчендә ремонт эшләре башкарылды. Әмма киноучреждение бинасы бүгенге таләпләргә җавап бирми иде.
Учреждение җитәкчесе Рөстәм Миннегулов әйткәнчә, аларга ремонтка 40 миллион сумнан күбрәк акча каралган.
Хәзер алар төзекләндерүгә керешү өчен бинаны җиһазлардан бушаталар. Биредә заманча кино күрсәтү җайланмасы урнаштырылган. Аны Казаннан белгечләр килеп сүтәчәк. Бина тышыннан да, эченнән дә яңарыш кичерәчәк. Ул 120 урынлы тамаша залына исәпләнеп ремонтлана. Аның сеанслар башланганчы халык көтә торган буфетлы залы, гардеробы, санузел бүлмәләре була. Уң яктан административ бүлмәләр урнашачак. Быел бинаның тышкы ягын яңартып, эчендәге ремонтларга керешергә җыеналар. Ремонт эшләре проект документлары буенча киләсе елда төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев