Күп еллар дәвамында Иске Матакта Петр Бравков куян үстерү белән шөгыльләнә
Яңалыклар

Күп еллар дәвамында Иске Матакта Петр Бравков куян үстерү белән шөгыльләнә

22 февральдә районда эш сәфәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев булды.

Район мәдәният йорты каршында зур читлекләр ясап, авыл җирендә асрала торган йорт хайваннары, кош-кортлар күргәзмәсе булдырылган иде. Күп еллар дәвамында Иске Матакта Петр Бравков куян үстерү белән шөгыльләнә. Ул күргәзмәгә бик зур булып үсә торган озын колакларын алып килгән. 

– Бу куяннардан чиста ит 5-6 килограммга кадәр чыга. Мин көз башыннан алып, яңа ел җиткәнче Казанга ярминкәгә йөреп, куян ите сатам, – дип таныштырды ул үз шөгыле турында. 


Монда “Агапова Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыгында асрала торган токымлы кәҗәләр белән дә танышырга мөмкин иде. Арырак исә күптөрле кош-кортлар белән читлекләр булдырылган. 


Нет комментариев