Ләйсән Зәйдуллинага Әлки районы кешеләре маллары, кош-кортлары чирләп китсә, еш мөрәҗәгать итә
Базарлы Матактагы ветеринария даруханәсе җитәкчесе Ләйсән Зәйдуллинага Әлки районы кешеләре маллары, кош-кортлары чирләп китсә, еш мөрәҗәгать итә.
Җәйге айларда исә күпләр югары белемле ветеринария табибы Ләйсән Фәритовна янына «Кош-корт сәламәт булып тизрәк үссен өчен нинди азык бирергә?» дигән сораулар белән киләләр.
Без дә бройлер чебиләрен, каз, үрдәк бәбкәләрен нинди азык белән ашатып үстерү яхшырак икәнен сораштык.
Ветеринар табибның киңәшләре күпләргә файдалы булыр:
«Мин халыкка сыналган катнаш азык төрләрен генә тәкъдим итәм. Алар кошларның сәламәт булып тиз үсүе өчен барлык витаминнар, файдалы элементлар, аксымнар белән баетылган. Башта минем киңәшләремә шикләнеп караучылар да булды. Ләкин соңыннан алар үзләре дә бу азымнарның файдасына ышанды».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев