Ландыш Абдуллина “Актай” яшүсмерләр клубы җитәкчесе итеп билгеләнде
Элек “Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясендә СММ-белгече булып эшләүче Ландыш Абдуллина “Актай” яшүсмерләр клубы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Үзәктәге эш сәламәт тормыш алып баруга бәйле рәвештә, балалар һәм яшүсмерләрдә тормыш күнекмәләре булдыруга юнәлдерәчәк. Учреждениенең максаты – яшьләрнең аралашуына ачык мәйдан булдыру, спорт һәм иҗади юнәлешләрне оештыру. Яшьләр үзәге 18 яшькә кадәрге 100 дән артык бала белән эшләргә ниятли.
Ландыш Сабирҗан кызы 1994 елгы. Ире белән өч бала үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев