Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленин орденын алган Гариф Харис улы Билдановка 100 яшь тулган булыр иде

19 августта районда беренче булып СССР дигән зур илнең иң югары бүләкләренең берсе – Ленин орденын алган Гариф Харис улы Билдановка 100 яшь тулган булыр иде. Ул безнең арадан 28 ел элек китте.

Туган авылы Яңа Камкада юбилярны искә алу чарасы үтте. Анда Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать  Әкъбәров, Гариф абыйның кызы Гөлсинә Фәсихова гаиләсе белән, оныклары, туганнары катнашты.

Фәргать  Әсхәт улы Гариф абый Билдановның тракторда эшләгән елларын искә алды:

– Мин Гариф абыйның “Таганрожец” тракторында эшләгән елларын яхшы хәтерлим. Ул олпат гәүдәле, бик хөрмәткә лаеклы механизатор иде. Тырыш, эшчән, бик пөхтә кеше буларак  хәтеремдә саклана. Ул әле җир җимертеп эшләп йөри иде. Йортында маллар караганда кинәт үлде. Соңгы сулышына кадәр хезмәттә булды,-диде җирлек башлыгы хатирәләре белән уртаклашып.
 

Әлеге чарага Яр Чаллы шәһәреннән Рифкәт Билданов махсус кайткан иде. Рифкәтнең әтисе Рифат абый белән Гариф ага бертуганнар. Рифат абый да комбайнчы булган. Ул да “Хезмәт Кызыл байрак “ордены белән бүләкләнгән була. Бу инде Билдановлар нәселенең нинди көчле шәхесләрдән торуын дәлилли.

Гариф Билдановны искә алырга килүчеләр, Яңа Камка авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган стелла итәгенә тере чәчәкләр салдылар. Биредә мәрмәр тактада бит икенче Бөтендөнья сугышы ветераны Гариф Харис улы Билданов исеме дә уеп язылган.
Аннары 100 яшьлек юбилярны искә алучылар Яңа Камка зиярәтенә Гариф абыйның каберенә киттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев