Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки балалар приютында тегү остаханәсе эшли

"Каенкай" балалар приютында попечительләр советы һәм иганәчеләр ярдәмендә "Бергәләп булдырабыз" дигән проект гамәлгә ашырыла.

Аның бер юнәлеше - балаларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтү. Шул максат белән приютка тегү машиналары сатып алынды, бер бүлмәдә остаханә җиһазландырылды. Хәзер инде кызлар гына түгел, хәтта малайлар да тәрбиячеләре җитәкчелегендә бик теләп төймә кадарга, ертылганны ямап куярга, гадирәк әйберләр тегәргә өйрәнәләр. балалар куллары белән төрле төстәге тукымалардан ясалган чүпрәк курчаклар да бик матур килеп чыга.

Тик шунысы бар: тегү остаһанәсендә балаларны шөгыльләндерү өчен материаллар җитеп бетми. Бәлки үзебездә эшләп килүче тегү отельелары, тегүчеләр артып калган тукыма кисәкләрен приютка бирә алыр иделәр? Әгәр шундый ярдәмчеләр табылса, Яңа Салмандагы "Каенкай" приютына 72-2-10, 72-2-22 телефоны белән шалтыратсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев