“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә – фотокүргәзмә
Редакция коридорларында "Элита Татарстана" журналы баш редакторы Вячеслав Карповның фотокүргәзмәсе булдырылды. Вячеслав Алексеевич ярты гасыр буе диярлек фотоаппаратыннан аерылмаган кеше. 20 яшендә инде ул республикада үткәрелгән фотоконкурста беренче урынны яулаган. Аның күргәзмәләре Казанда, Мәскәүдә, Сочида зур уңыш белән узды. Вячеслав Карпов тумышы белән ут күршебез Спас районыннан. Соңгы 20 елда...
Редакция коридорларында "Элита Татарстана" журналы баш редакторы Вячеслав Карповның фотокүргәзмәсе булдырылды.
Вячеслав Алексеевич ярты гасыр буе диярлек фотоаппаратыннан аерылмаган кеше. 20 яшендә инде ул республикада үткәрелгән фотоконкурста беренче урынны яулаган. Аның күргәзмәләре Казанда, Мәскәүдә, Сочида зур уңыш белән узды. Вячеслав Карпов тумышы белән ут күршебез Спас районыннан. Соңгы 20 елда Казанда яши һәм эшли.
Дөньяның төрле илләрендәге халыклар тормышы, табигать күренешләре, спорт чараларының кызыклы мизгелләре сүрәтләнгән фоторәсемнәр белән редакциягә килүчеләр таныша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев