Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки күчтәнәчләре төялгән машина  Казанга кузгалды

     Бүген, 9 апрельә Базарлы Матактан Луганск hәм Донецк Халык Республикаларына, Украинада алып барылган махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы Казанга кузгалды. 

 
   Бу районыбызда җыеп озатылган өченче ярдәм машинасы инде. Беренчесен Мәскәү астындагы госпитальгә илткәннәр иде, икенчесе- Лисенков исемендәге музей коллективы hәм хатын-кызларның район оешмасы (аның җитәкчесе Мария Платонова) инициативасы белән тупланган йөк Казанга юлланган иде.
   Бүген ярдәм төялгән машинаны тантаналы озату оештырылды. Әлеге тантанада район башлыгы Александр Никошин, "Бердәм Россия" партиясенең җирлек бүлекчәсе вәкилләре, Яшь гвардиячеләр, әфганчылар hәм локаль конфликтларда катнашучы егетләр, хезмәт коллективлары вәкилләре катнаштылар.
   Ярдәм озату автомобиль колоннасына Россия, Татарстан, "Бердәм Россия" партиясе флаглары эленгән иде.
   Әлки районыннан ярдәм төялгән йөк машинасы руле артында, үзе дә сугышны күргән әфганчы Мөнир Хәмидуллин. Ә өлкән озатучы- Әфганчылар, сугышчан конфликтларда катнашучыларның район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов.
  Алга таба да мәрхәмәтле әлкилеләрдән авыр хәлдә калучыларга ярдәм акциясе оештырылачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев