Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район Сабан туенда ат ярышында катнашучыларның барысына да бүләк бирәчәкләр

Халыкта инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтем булса да, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңгәннәргә саллы бүләк бирсәләр күңеллерәк, билгеле. Быелгы Сабантуйның ат ярышларында катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырачаклар. Алдагы елларда ярышларда беренче килүчеләргә суыткыч, кер машинасы, тузан суырткыч кебек көнкүреш техникасы бүләк итә иделәр. Мондый бүләкне алып китүе үзе бер мәшәкать....

Халыкта инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтем булса да, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңгәннәргә саллы бүләк бирсәләр күңеллерәк, билгеле. Быелгы Сабантуйның ат ярышларында катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырачаклар.

Алдагы елларда ярышларда беренче килүчеләргә суыткыч, кер машинасы, тузан суырткыч кебек көнкүреш техникасы бүләк итә иделәр. Мондый бүләкне алып китүе үзе бер мәшәкать. Шуңа күрә акчалата бүләкләр тапшырырга булганнар. Ат чабышларында 22 ат катнашыр дип көтелә, аларның 16 сы авыл атлары исемлегенә теркәлгән. Һәр ярышучының күрсәткән нәтиҗәсенә карап билгеләячәкләр бүләкнең зурлыгын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев