Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көнендә никахлашучыларны җитәкчеләр котлады

Бүген, Халыкара гаилә көнендә, район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында Базарлы Матакта яшәүче Виктор Антонов һәм Диана Кәримова тантаналы төстә язылыштылар.

Виктор Түбән Әлкидә шәхси предприятиедә механик булып эшли. Ә Диана район почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы.

Яшьләрне тормышларындагы бу шатлыклы вакыйга һәм Халыкара гаилә көне белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Ленар Әһлиуллин котладылар. Гаилә коруның кеше өчен  никадәр җаваплы һәм әһәмиятле вакыйга булуын искәртеп, алар никахлашучыларга сәламәтлек, зур мәхәббәт, үзара аңлашып яшәүләрен, күп балалар табып үстерүләрен теләделәр.

Мәгълүм булганча, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 12 майга кадәр ЗАГС бүлекләрендә тантаналы язылышулар туктатылып торган иде. Менә май бәйрәмнәреннән соң ЗАГСларда бу чикләүләр бетерелде. Саклык йөзеннән никахны теркәү вакытында уннан артык кеше катнашу рөхсәт ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев