Әлки районы: Алда безне күп бәйрәмнәр көтә
Алда безне күп бәйрәмнәр көтә. 1 Май- Яз һәм хезмәт бәйрәме, 2 Май – христианнарның Изге Пасха көне, 9 Май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы, 13 май – Ураза гаете (Ураза-байрам). Җәй башларында исә – район Сабан туе, авыл көннәре, 12 июнь – Россия көне.
Әнә шул бәйрәм даталарын хәвеф-хәтәрсез, имин-матур үткәрү кирәк. Террорга каршы район комиссиясе утырышында шул хакта җитди сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Хәйруллина, алда торган бәйрәмнәрне тыныч үткәрү җәһәтеннән ирекле халык дружинасының һәр авылда кизү торуын оештыру нәтиҗәле булачак, дип билгеләп үтте.
Билгеле, районда иминлекне тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклау нигездә полиция хезмәткәрләре өстендә. Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Марат Сәлахов хәбәр итүенчә, алар бәйрәмнәрдә көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов күп халык катнашында уза торган бәйрәм чараларында коронавирус инфекциясе таралудан саклану таләпләрен төгәл үтәүнең мөһимлеге хакында сөйләде.
–Дистанция саклау, битлек кию, кулларны эшкәртеп тору актуаль булып кала. Шулай ук вакцина турында да онытмаска кирәк,–ди белгеч.
Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
–Бәйрәмнәрдә хәзер фейерверклар ату гадәти хәлгә әйләнеп бара. Әмма истәлекле датаны бу рәвешле бизәргә теләүчеләр саклык чараларын беренче урынга куярга тиеш. Фейерверкны торак йортлардан ким дигәндә 50 метр ераклыкта, авыл хуҗалыгы корылмаларыннан ким дигәндә 100 метр читтә башкару таләп итеп куела. Күп халык катнашындагы чараларда фейерверк ату оештырганда аның урынын безнең белән килештереп билгеләргә кирәк. Ә инде үз белдеге белән фейерверк җибәрүчеләр административ җаваплылыкка тартылырга да мөмкин,–дип искәртте дәүләт инспекторы.
Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов бәйрәмнәргә әзерлекнең барышы, иминлекне тәэмин итү йөзеннән күрелә торган чаралар хакында чыгыш ясады.
–Май бәйрәмнәрендә авылларда кайткан кунаклар да күп булачак. Шуңа уяулыкны тагын да арттырырга, иминлек чараларын көчәйтергә кирәк булачак,–ди авыл җитәкчесе.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева комиссия утырышында җәйге чорда балалар ялын оештыру буенча чыгыш ясады. “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагерендә әзерлек, ремонт эшләре тулы куәткә бара икән. Балалар ялының хәвефсезлеген тәэмин итү өчен ведомстводан тыш сак хезмәте җәлеп ителәчәк. Бөтен территория видеокамералар аша тәүлек әйләнәсе күзәтеп торылачак. Лагерьга чит кешеләр керү тыелачак. Бу таләп йогышлы чирләрдән саклану чарасы буларак та кертелгән.
Александр Никошин алда торган бәйрәмнәрдә һәр хезмәтнең үз бурычларын намус белән үтәве зарурлыгын әйтте. Халык арасында да аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә басым ясады. Һәркем уяу булырга, шикле кешеләргә, ят автомобильләргә сагаеп карарга, алар турында авыл җирлеге советына я полициягә хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук юлларда иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү мәслихәт. Әти-әниләр, гомумән, олылар балалар иминлеге турында да кайгыртсыннар, аларга хәвефсезлек кагыйдәләрен җентекләп аңлатсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев