Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар ялы өчен кэшбэк бирелә

Җәйне барыбыз да, бигрәк тә балалар көтеп ала. Ямьле җәй айлары – ял өчен иң кулай чор.

  Узган ел пандемия җәйге балалар ялына да чикләүләр керткән иде. Быел инде хәл башкача. Бик күп ял лагерьлары малайлар-кызлар өчен ишекләрен ача. Балалар ялын оештыруда яңалыклар да бар. 
Балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина әйтүенчә, укучыларның җәйге ялына әзерлек эшләре инде байтактан бара. “Яшь имәннәр”  савыктыру лагере районыбыз балаларының яраткан ял урыны булып кала. Соңгы елларда биредә шартлар тагын да яхшырды, мөмкинлекләр артты.
–Бу җәйдә “Яшь имәннәр”дә дүрт сменада 128 бала ял итәчәк. Шулай ук җәй дәвамында Кара диңгез буендагы лагерьларга да путевкалар килү көтелә,–ди Әнисә Гайфуллина.
Быелгы балалар ялының күркәм үзенчәлеге: ата-аналар түләгән өлешнең кэшбэк буларак кире кайтуы. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, лагерьга түләгән акчаның 50 проценты (әмма 20 мең сумнан күбрәк түгел) кире кайтачак. Моның өчен балаларның җәйге яллары өчен “Мир” картасы аша онлайн түләргә кирәк булачак. Биш көн дәвамында акча автомат рәвештә кире шунда ук киләчәк. 
Баланы ял лагерена бөтен җәй дәвамында  җибәрергә мөмкин була. Баланың ничә мәртәбә лагерьга баруы чикләнмәгән. Теләгән кадәр сменада ял итәргә була. Берничә балалары булган гаиләләр өчен һәр сатып алынган путевканың 50 процентын кайтарып алырга мөмкин. Шул ук вакытта  барлык путевкалар өчен бер карточкадан түләргә була, чөнки транзакцияләр саны буенча чикләүләр юк. Баланың ничә яшьтә булуы да мөһим түгел, кэшбэк теләсә кайсы яшьтәге балага алынган путевкага каралган.
Әлеге программага инде бөтен ил буенча меңгә якын балалар лагере кушылган, бу исемлек тулылана бара. Безнең «Яшь имәннәр» лагере дә әлеге программага керде.
Балалар ялы мәсьәләләре, аерым алганда, лагерьлар өчен түләүгә кагылышлы сораулар белән балалар иҗат йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин (т. 21-3-34).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев