Әлки районы: Безнекеләр Россия ярышларында оттылар
Златоуст шәһәрендә ватерпол буенча Россия беренчелегенә 14 яшькә кадәрге кызлар арасында ярышлар бара.
Анда Татарстан данын яклап районыбыздан тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә “Актай” командасы чыгыш ясый.
Безнекеләр икенче тур уеннарында ике очрашу үткәргәннәр. “Актай” башта Пенза ватерпол җыелма командасын җиңде. Ә бүген, 10 декабрьдә Волгогорад командасыннан өстен булуларын расладылар.
Хәзер районыбыз кызларына Әстерхан командасы белән очрашасы калды.
“Актай” командасына киләсе ярышларда да зур җиңүләр телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев