Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Глобаль юл хәрәкәте  хәвефсезлеге атналыгы бара

17-23 майда  Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 6 нчы Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә.

 

Быел аның төп темасы җәяүлеләр һәм транспорт агымы кисешкән урыннарда тизлек режимын үтәүгә багышланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, тизлекне арттыру – барлык илләр өчен хас булган проблема. Тикшерүләр шуны күрсәтә, транспорт йөртүчеләрнең уртача 40-50 проценты һәм хәтта 80 процентка якыны билгеләнгән тизлекне арттыралар.

Ә бит автомобильнең уртача тизлеген сәгатенә бер чакрымга арттыру үлем белән төгәлләнүче автокатастрофалар санын 4-5 процентка ишәйтә.

Ел саен Россиядә билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру аркасында 4 меңнән артык юл-транспорт вакыйгасы була, аларда бер меңнән күбрәк кешенең гомере өзелә, тагын 6 мең тирәсе төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар була.

2020 елда Татарстан территориясендә транспорт йөртүчеләрнең тизлек режимын бозуы аркасында 388 авария булган, аларда 69 кешенең гомере өзелгән, 458 кеше яраланган.

6 нчы Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында республикада, шул исәптән районда хәрәкәт режимын бозуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм булдырмауга юнәлтелгән махсус чаралар, акцияләр үткәрелә. Тизлек режимын үтәү – юлда иминлекне тәэмин итүнең төп шартларының берсе. Моны һәркем исендә тотсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев