Әлки районы: җиңел юл белән акча эшләргә уйлаган
Яңалыклар

Әлки районы: җиңел юл белән акча эшләргә уйлаган

Татарстан Республикасының Әлки районы мәхкәмәсе хәмер һәм спиртлы эчемлекләрне канунсыз рәвештә күптапкыр саткан өчен, ир-атны хөкем иткән. 

Шулай итеп, Биктимер авылы кешесе таныш булмаган хатын-кызга 0,5 л күләмендә 1 шешә көмешкә саткан. Чынлыкта шулай ир-атка карата контроль сатып алу оештырылган. Соңыннан ул калган көмешкәне үз теләге белән тапшырган. Хәмерле эчемлекнең гомуми күләме 6 литр булулы билгеле. Ир-ат тамга сугылган ике 100 сумлык акчаны да биргән. 
Элек тә ир-атның, хәмер һәм спиртлы эчемлекләрне берәмтекләп сатканы өчен, 15 мең тәңкә күләмендә штраф салыну рәвешендә административ җаваплылыкка тартылганы булган. 

Лилия Шәфикова,
судья ярдәмчесе.


Нет комментариев