Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Салман авылында терлек абзары янып көлгә әйләнгән

Иске Салман авылында шәхси хуҗалыкның терлек абзары янган.

Янгын 7 декабрьдә төш вакыты якынлашканда чыга. Сарай дөрләп янып киткәч, хуҗалар, бәхеткә, терлекләрне алып чыгып өлгерәләр. Тик менә тавыкларны гына коткарып калып булмый. Абзар тиз арада янып көлгә әйләнә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе аркасында утның янәшәдәге корылмаларга күчүенә юл куелмый. Ә бит ике абзар арасы  нибары метр ярым гына була. янгында кешеләр зыян күрмәгән.

Дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, бәла ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. Бу хәл башкаларга сабак булсын, һәркем  янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде, баш инспектор.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев