Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иван һәм Светлана Удальцовлар гаиләсенә яңа йорт

​​​​​​​Иван һәм Светлана Удальцовлар күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2012 елда чиратка басканнар.

 Ул чагында җиде балалы гаилә өй мәйданын киңәйтү хакында гына уйлый, чөнки иске йортта кысан була башлый. Ни кызганыч, ике ел элек электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында өйдә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә, әмма бинаның стеналарын гына саклап кала алалар. Шулай итеп, санаулы минутлар эчендә гаилә кечкенә балалары белән урамда кала. Бер ел Удальцовлар гаилә башлыгының эш урыныннан – “Нефтегаз” оешмасыннан бирелгән төзелеш вагонында яшиләр, аннары янгында зыян күргән торакны ремонтлыйлар. 
Быел күп балалы гаилә өчен 81 квадрат метр мәйданлы (торакка мохтаҗлыкны исәпләгәндә яшәгән өйләре дә хисапка алына) йорт төзелеше башланган. 
Без төзелеш барган объектта булдык. Биредә бөтен осталыкларын, тырышлыкларын куеп “Строитель и К” җәмгыяте эшчеләре хезмәт итә. Яңа өйнең инде стеналары бар, бүлмәләр бүленгән, идән асты бетонланган (проектның таләпләре шундый). 
Төзелеш белән танышып чыккач, өйнең кухняга, ашханәгә, кунак бүлмәсенә, ике йокы бүлмәсенә, ванна белән бергә санузелга бүленгәнен күрдек. Эшчеләр Ринат һәм Рамил Закировлар бүлмәләрне эчке бизәү белән мәшгульләр иде, ә тәҗрибәле төзүче Әмир Фәттахов керү ишеген ясый. Яшь, әмма инде үз эшенең остасы Илназ Фәтхетдинов стеналарга кафель ябыштыра. Фәнис Зыятдинов һәм Илсур Гәрәев су белән тәэмин итү системасында соңгы эшләрне башкаралар.
Предприятиенең баш инженеры Әнәс Вәлиуллин проектның кешеләр турында кайгыртып эшләнгәнлеген билгеләп үтте. 
–Әйтергә кирәк, республика тапшырыла торган объектның озак хезмәт итүе һәм уңайлы шартлар тудырылуы турында кайгырткан. Мин төзелеш тармагында инде 40 елдан артык эшлим, әмма әле беркайчан да шундый калын стеналы проектның булганы юк иде. Менә үзегез карагыз,–ди баш инженер һәм, рулетка белән үлчәп, безгә стенаның киңлеген күрсәтә.
Чыннан да, 64 сантиметр! Бина тулысынча төсле керамик кирпеч белән тышланган һәм ерактан ук матурлыгы белән күзне иркәләп тора. 
Җылылык изоляциясе өчен файдаланыла торган тагын бер яңалык бар – идәннәрне җылыту. Агач идәнгә бер катлам минераль мамык түшәлә, шуннан соң гына 14 сантиметр киңлектәге идән рейкасы беркетелә, дигән сүз бу. Кыскасы, бөтенесе намус белән эшләнә.
Объектны тапшыру срогы – бу елның сентябре. Удальцовлар гаиләсе һәм аларның яңа өйләре турында алар анда күченгәч сөйләрбез әле – көтәргә күп калмады бит инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев