Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә язгы кыр эшләренә керештеләр

17 мартта районда язгы кыр эшләре башланды – “Хузангай” җәмгыяте механизаторлары “Туман” агрегатлары белән күпьеллык үлән басуларын тукландыруга төштеләр.

Хузангайлылар ике көн эчендә 570 гектарда күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән “сыйларга” өлгерделәр. 20 мартта агрегатлар уҗым бодае басуларын тукландыра башладылар. Алар алдында 2102 гектар көзге бодай җиренә минераль ашлама кертү бурычы тора.

“ВостокЗернопродукт”ның Көньяк Әлки һәм Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиаллары да шимбә көнне (20 мартта) “Туман”нар белән уҗым культураларына ашлама кертә башлыйлар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, якшәмбе көнне “ВостокЗернопродукт” отрядлары кырларны  самолетлар ярдәмендә тукландыруга керешәчәк.

Быел уҗым культуралары кар астыннан иртә чыкты. Алар шикәргә бик тә ярлыланган.  Белгечләр уҗымнарның чирләргә бирешми тизрәк күтәрелеп китүе өчен аларны мөмкин кадәр өлгер тукландыру зарурлыгын искәртәләр. Чәчелгән җирләргә сый кертү өчен ашлама запасы бездә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев