Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: пневматик мылтыктан ату буенча  ярышларда Рәзил Гатауллин беренче урынны алды

 Ярышлар Болгар музей-тыюлыгында үтте һәм аларда безнең яшь мәргәннәр уңышлы чыгыш ясадылар.

 Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 5 февральдә Болгар шәһәрендә пневматик мылтыктан ату буенча Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына районара ярышларда Рәзил Гатауллин беренче урынны алды.

 Ярышлар Болгар музей-тыюлыгында үтте һәм аларда безнең яшь мәргәннәр уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңү яулаган Рәзил Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең икенче сыйныфында укый, тренеры – Ленар Вәгыйзов.

Тагын бер укучыбыз – Чуаш Борнае мәктәбеннән Дмитрий Хвостов өченче урынга лаек булды (тренеры Вячеслав Филиппов).

Нәтиҗәдә командалар ярышында Чуаш Борнае мәктәбе мәргәннәре икенче, гимназистларыбыз өченче мактаулы урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.Шуның өстенә ярышлардан соң укучылар музей-тыюлыкны карадылар. Яшь мәргәннәрнең ярышларда катнашуын район мәгариф идарәсе һәм спорт мәктәбе оештырдылар.

11 февральдә пневматик мылтыктан ату буенча республика беренчелегенә сайлап алу ярышлары Хузангай мәктәбендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев