Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булырмы?

Быел мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме, чыгарылыш кичәләре булырмы?

Берничә әти-әни редакциягә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, бу сорауга әле төгәл генә җавап биреп булмый.

–Барысы да республикада эпидемиологик хәлнең нинди буласына бәйле, –ди Сурия Шәһитовна.

Билгеле, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфлар укучылары әлеге бәйрәмнәрне көтә иде. Быел районның урта мәктәпләрен – 56 укучы, ә тугызынчы сыйныфны 204 егет һәм кыз тәмамлый. Барысы да әйбәт булыр дип өметләник. Иң мөһиме, балалар сау-сәламәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев