Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Толстовлар гаиләсе капка төпләрендә кышкы әкият дөньясы булдырган

Көндәлек эш-мәшәкатьләр арасында уңган хуҗалар өй тирәләрен кар сыннары белән бизәргә дә вакыт табалар.

Кыш быел үз хокукларын алуга кырыс холкын күрсәтте. Җир өстен ап-ак кар каплады, зыкы салкыннар тотынды. Мондый һава торышы кардан сыннар ясау өчен бик кулай инде. Һәм менә кышкы аклыкка аерым бер ямь өстәп урамнарда шундый матур фигуралар барлыкка килә башлады.

Базарлы Матакның Крайнов урамында яшәүче Александр һәм Лидия Толстовлар өе каршында әнә чып-чын Яңа ел әкияте хасил булган (развернуласҗ новогодняя сказка). Узган-барганнарны биредә озын муенлы аккош, төз пингвин, агулы телен чыгарган зур елан һәм, билгеле инде, ак сакаллы Кыш бабай белән гүзәл Кар кызы “сәламләп” калалар.

Кар сыннары гына түгел, агачтан, башка материаллардан эшләнгән әкият персонажлары да тулыландыра бу серле мохитне. Әнә югарыдан велосипедка атланган Кощей “очып килә”. Ә капка өстендәге ояда ике ләкләк балаларына җим ашата.    

Йорт хуҗасы Александр Толстовны без капка төбендә кардан сын ясап мәш килгән вакытында очраттык.  Киләсе ел символы – Үгезгә “җан өрә” иде. Кар өемнәре әле тагын байтак – һәркайсы төрле җәнлекләргә, мультфильм геройларына  әвереләчәк.

Толстовлар җәй көне капка төпләрен төрледән-төрле матур чәчәкләр, агачлардан ясалган җәнлек фигуралары белән бизәп, йорт-хуҗалыклар арасында игълан ителгән бәйгедә җиңү яулаганнар иде. Былтыр Яңа ел алдыннан да алар өйләрен иң матур бизәгән хуҗалар арасында билгеләп үтелде.

  • Җәмәгатем Лидия дә, үзем дә матурлык яратабыз. Җәнлек сыннарын оныкларыбыз өчен дип ясыйбыз. Башка  балалар да монда килеп уйнаса, фотога төшсә, сөенәбез генә. Инде өй тирәли төсле гирляндалар да урнаштырдым, кабызып җибәрәсе генә калды. Матурлык бәйрәм рухы тудыра, күңелләрне күтәрә, борчуларны оныттыра. Шуңа бу эшләрне чын күңелдән, яратып башкарабыз, – ди Александр Константинович.

 

Исегезгә төшерәбез: һәр авыл җирлегендә өй тирәләрен, оешма-предприятиеләр территорияләрен Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде. Әйдәгез, матурлыкны бергәләп тудырыйк. Бәйгедә җиңүчеләр Яңа ел бәйрәмендә аталачак.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев