Әлки районы укучылары “Чиста яр буе” акциясендә катнашып Актай елгасы тирәләрен җыештырдылар
Яңалыклар

Әлки районы укучылары “Чиста яр буе” акциясендә катнашып Актай елгасы тирәләрен җыештырдылар

Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Актай елгасы ярларын чүп-чардан чистарттылар.

“Чиста яр буе” акциясендә катнашып, балалар елга тирәсеннән капчык-капчык чүп җыеп алганнар. Болар нигездә Актай ярына ял итәргә килгән кешеләрдән калган чүпләр – шешәләр, пластик савыт-саба, кәгазьләр. "Без укучылар белән елның елында “Чиста яр буе”акциясендә катнашабыз, Актай ярларын җыештырабыз. Быел шунысы сөендерде: үткән еллар белән чагыштырганда елга ярлары бермә-бер азрак чүпләнгән. Димәк, кешеләр әйләнә-тирәне чиста тотуның әһәмиятен ныграк аңлый баралар”,–ди Базарлы Матак мәктәбе директоры урынбасары Роза Галиева.


Нет комментариев