Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Яңа Чаллы зираты тирәсен тотып алу өчен ярдәм кирәк

Яңа Чаллы авылында зират тирәсен тотуга керештеләр. Бу максатларга акчаны инде узган елда ук җыя башлаган иделәр.

Акча җитәрлек булмаса да, эшне башлап җибәрделәр. Менә атнадан артык инде зират тирәсендә өмәләр үткәрелә. Иске койма баганалары ныгытыла, аларга яңа җепсәләр беркетелә, ачык зәңгәр төстәге рәшәткәләр кадаклана.

Зират тирәсе 1 километрдан артыграк, аны әйләндереп алу өчен зур сумма акча, бик күп материал кирәк булачак әле. Кызганыч, әмма Яңа Чаллыдан уңышлы эшмәкәрләр дә, байлар да чыкмаган. Барлык чыгымнарны күтәрү авыл халкы өчен авыр булачак, билгеле.

Чаллы халкы читтә яшәүче авылдашларына, барлык якташларга мөрәҗәгать итә: зират тирәсен тотып алуда ярдәм итсәгез иде. бу эштә катнашканнарга савап булыр, юмарт гамәлләрен халык онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев