Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы Йолдыз поселыгында зурлап авыл көне узды

Соңгы тапкыр биредә туганнар 2014 елда җыелган булганнар икән.

  Шуңа да әлеге очрашуга бик сагынышып, хәтирәләрне яңартырга дип илнең төрле почмагыннан якташлар кайткан. 
Авыл көннәре районда һәр елны һәм күп җирләрдә уза. Әмма Йолдыздагы бу бәйрәм үзгәлеге, эчтәлеге белән ныкъ аерылып торды.
Авылдашларын  шулай җыеп, очрашу үткәрү теләге белән Мәскәү якларында яшәүче эшмәкәр, якташыбыз Николай Зайцев чыга. Ул Йолдызда яшәүче Илдар Чекушевка авыл көнен үткәрү дә оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алуын сорый. Ә акчалата Николай ярдәм итә.
Илдар кече туган җиренең чын ватанпәрвәре. Ул бәйрәмгә бер мәгьнә, эчтәлек салып хәзерләнә башлый. Иң элек Йолдыз посёлыгында яшәүчеләр турындагы баннерны яңарта. Ул аны алдан эшләгән булган инде.Анда элеккеге авыл тормышы, кешеләре хакында бик күп фото тупланган. 
“Туган җирем-кочыйм әле үзеңне ”, “Йолдызым минем, син еш төшләремә көрәсең!”, “Ничек әйбәт, без барыбыз да җыелыштык” 
кебек бик мәгънәле баннерлар ясатып элгәннәр.Чарага хәзерлек барышында эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов та матди ярдәм күрсәткән. 
Илдар Чекушев тантана үтәсе урында урам коесы ясаган, читән үреп аңа тальян гармуны, мондалина элгән, янәшәдә  печән чүмәләсе, агач ботакларыннан шалаш корган. Болар барысы да элеккеге авыл тормышы хатирәләре.Халыкны бит истәлекләрне яңарту, бала, яшь чакларны барлау өчен җыйганнар. 
Бәйрәмгә инде авылдан күптәннән чыгып киткән нәселләр дә, шунда яшәүчеләрнең туганнары да күп кайтканнар.Королёвлар,Павловлар, Бешеновлар, Яковлевлар, Мироновлар, Прошиннар, Кузнецовлар, Стюфеевлар, Зайцевлар, Чекушевлар һәм башкалар шундыйлардан. 
Бәйрәм тантаналы төстә -  ике дәүләт гимнын яңгыратып,дәүләт флагларын күтәреп башланды. Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин бәйрәмгә җыелган халыкны тәбрикләп иң җылы теләкләрен ирештерде.
- Әлеге авылда кече туган җиргә көчле мәхәбәт, патриотик рух яши, сагынулары көчле, шуңа сөенәм. Димәк, Йолдыз әле шундый халкы булганда,- яшәр диде ул.
 Тантананы Илдарның хатыны, үзе дә мәдәниять белгече булган Марина Чекушева һәм Мәскәү мәдәният институты  студенты Мария Парамончева алып бардылар. Бәйрәмдә җырлар да яңгырады, биюләр дә булды,шигырьләр дә укылды. Илдарның дуслары, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан театр артистлары Тарасовлар  бик күңелле җырлар башкарып халыкның күңелен күтәрделәр. Тамырлары Йолдыздан булган Венера Әхмәтшина сәхнә киемнәре белән дәртле биюләр башкарды. 
Авылдашларын телефон аша якташлары, хәзер Украинада махсус операциядә катнашучы десантчы Яков Перамончев бәйрәм белән котлап видеомөрәҗәгать жибәргән. Яков күптән түгел генә хәрби батырлыклары өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.
Балалар өчен дә күңел ачулар оештырылган иде. Алар рәхәтләнеп көне буе батутта сикерделәр, тәм-томнардан авыз иттеләр. Болар өчен абыйлары түләгәннәр бит... Ахырдан кунакларны кайнар пылау белән сыйладылар. 
Өстәл артында утырганда, йолдызлылар бәйрәмне оештыручыларга кат-кат рәхмәтләр укыдылар. Нинди онытылмаслык,җылы, рәхәт очрашу булды бит! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев