“Район үзәгендә иң төзек һәм матур йорт-хуҗалык” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.
Бәйгене оештыручылар өй тирәләре матур итеп эшләнгән, күпләп чәчәкләр үстергән иң уңган йорт хуҗаларын ачыклаганнар. Болар – Крайнов урамында яшәүче Толстовлар һәм Дзержинский урамыннан Галимовлар. Бу ике гаилә турында без газетада да язып чыккан идек. Гаилә башлыклары Александр Толстов һәм Ринат Галимов районның 90 еллыгына багышланган бәйрәмдә бүләкләнделәр.
Нет комментариев