Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә ипподром янында коры үләнгә ут капкан

​​​​​​​5 августта көндезге сәгать 10 тирәсендә Базарлы Матак читендәге ипподром янында коры үлән янган.

 

Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе аркасында ут якындагы урман массивына һәм торак пунктка күчеп өлгермәгән. Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, коры үләннең дөрләп китүенә  ут белән саксыз эш итү яисә тәмәке тартканда саксызлык сәбәп булуы мөмкин. Бу тирәләр бит Базарлы Матакта яшәүчеләрнең яраткан ял урыны. Шулай ук ут кабуның табигый сәбәпләрен дә исәптән чыгарырга ярамый – җирдә ташлап калдырылган пыяла шешәләрдә кояш нурлары чагылу нәтиҗәсендә очкын чыгу куркынычы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев