Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Актай елгасы ярында ял зонасы проектлары конкурсында актив катнашканнар.
Күп класслар бик тә кызыклы тәкъдимнәрен рәсемнәрдә чагылдырганнар. Ә менә алтынчы сыйныфлар (җитәкчеләре Гөлнур Фәйзуллина) төрле уенчыклар, катыргы, шырпы тартмалары һәм башка материаллар кулланып күләмле проект ясаганнар. Балалар Актай ярларында кызыну урыннары, комлы волейбол мәйданчыгы, кояштан качу өчен чатырлар, уен урыннары, хәтта кафе булуын телиләр.
Нет комментариев